Сарман үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре А.С.Пушкинга 222 яшь тулуы уңаеннан "Сарман" кинотеатры каршындагы майданда бәйрәм үткәрделәр. Ул "В волшебной пушкинской стране" дип аталган иде. Чарада һәркем катнаша ала иде: укучылар да, олкәннәр дә, килгән кунаклар да. Бәйрәм бик матур вальстан башланды. Аны Илһам Шакиров исемендәге Сарман сәнгать мәктәбе биюче кызлары башкарды. Тамашачылар игътибарына театрләштерелгән Пушкин әкиятләреннән күренешләр тәгъдим ителде. Әкиятләрнең геройларын китапханә хезмәткәрләре уйнады. Нәниләрдә, өлкәннәрдә олуг урыс шагыйрь һәм аның әкиятләре турында белемнәрен дә яңарттылар. тамашачылар вакытларын бик күңелле үткәрделәр, матур әсәр өзекләре, көйләр тыңладылар, әкиятләрдән өзекләр карадылар. Соңыннан әкият геройлары белән матур итеп биеп тә алдылар.