Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка-
Сабантуй бүген бездә!
9 нчы июнь көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдырган Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмгә татар әкияте герое - Шүрәле кунакка килде. Ул балаларга Сабантуй бәйрәме турында сөйләде. Аннан соң борынгыдан гадәткә кергән уеннар уйнатылды: кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, бау тартышу, капчык киеп йөгерү. Барлык уеннарда да балалар бик теләп катнаштылар. Сабантуй бәйрәме барыбызга да бик ошады.