Алтын һәм зөбәрҗәт юбилярларны котлау

2021 елның 11 июне, җомга

11 июнь-Россия көне алдыннан район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Лифкать һәм Рәсимә Фазуллиннарны, Фоат һәм Рәзинә Гыйльфановларны- Алтын туйлары белән, Марс һәм Сиринә Асылгәрәевларны, Дөлфәт һәм Венера Кәлимуллиннарны - Зөбәрҗәт туйлары белән котлады. Юбилярларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, туганнары һәм якыннары да изге теләкләрен җиткерделәр. Гаиләләргә муниципаль район башлыгы Ф.М. Хөснуллинның Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International