Бүген 18 июнь көнне 9 нчы сыйныфны тәмамлап, дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы үткән укучылар төп урта белем курсы өчен аттестатларга ия булдылар. Тантанада мәктәп директоры А. И. Ильдаров, укыту эшләре буенча директор урынбасары М. М. Шәяхмәтова, береңче укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, әти-әниләр, укучылар үзидарәсе президенты матур теләкләр белән чыгыш ясадылар. 4 укучы кызыл аттестатка лаек булды. Спортта җиңүчеләр Мактау кәгазьләре, ГТОның алтын значогын алдылар. 9 нчы в сыйныфы укучылары җавап сүзе белән чыктылар, сынатмаска тырышачакларын белдерделәр.