Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәре көне белән ихлас күңелдән котлыйм!
Әлеге бәйрәм башкалары арасында аерым урын тота, чөнки бу көнне без кешеләр тормышын һәм сәламәтлеген саклаучыларны хөрмәтлибез. Сезнең һөнәр – чиксез игелек, игътибарлылык һәм шәфкатьлелек таләп итә торган көндәлек батырлык ул. Күңел юмартлыгы, кешелеклелек, еш кына үз–үзеңне фида кылу – чын медицина хезмәткәрләренә кирәкле бәяләп бетергесез сыйфатлар.
Район үзәк хастаханәсендә, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларында авырулар тәненә сихәт ала. Сез бүгенге катлаулы вәзгыятьтә һөнәри осталыгыгызны, сайлаган эшегезгә тугры булуыгызны һәм ярдәмгә килергә әзерлегегезне күрсәтәсез. Райондашларыбызның савыгып аякка баскач, яхшы кәефе дә, хезмәт уңышлары да, гомер озынлыгы да үз һөнәрегезне ни дәрәҗәдә күңел биреп, намус белән башкаруыгызга бәйле.
Фидакарь хезмәтегез, түземлегегез һәм игелеклелегегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Аерым рәхмәтем ветеран-табибларга. Сезнең белемегез, тәҗрибәгез, эшкә җаваплы карашыгыз киләчәктә дә халык сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итсен.
Сезгә һөнәри уңышлар һәм иртәге көнгә ышаныч, үзегезгә, гаиләләрегезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм муллык телим.