9 нчы сыйныфларга аттестатлар тапшыру тантанасы

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Һәр тугызынчы сыйныф укучысы тормышында онытылмаслык, дулкынландыргыч мизгел — төп гомуми белем турында беренче документны тапшыру. Балачагы, мәктәп шаярулары, шау — шулы үзгәрешләр артта калды, ә алда сайлау-10 сыйныф яки һөнәри белем.
21 июнь көнне Сарман гимназиясенең актлар залында төп гомуми белем бирү аттестатларын тапшыру тантанасы булды.Бүләкләү тантанасын гимназия директоры Сафиуллин Л.Ф. һәм директорның укыту эшләре буенча урынбасары Илдаров И. И. үткәрде. Шулай ук 9 нчы сыйныфны уңышлы тәмамлау һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе узу белән "Сәләтле балалар" фонды директоры Яһудина З. К.  котлады.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International