Сарманда "Хәтер шәме" акциясе узды

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Кичә ял паркында Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе узды.

Мәктәп укучылары, "Яшь гвардия" катнашучылары, Форпост әгъзалары, эчке эшләр бүлеге ветераннары һәм хезмәткәрләре, Иҗтимагый совет әгъзалары, район оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләре коллективлары ял паркында "хәтер шәмнәре" кабыздылар. Шәм кабызганнан соң, катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Вәлиев чыгыш ясады һәм ул елларның фаҗигале вакыйгалары турында тарихи истәлекне саклауның мөһимлеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International