25 июнь көнне 11 нче сыйныфны тәмамлаган 43 укучыбыз тулы урта мәктәп курсы өчен өлгерлек аттестатлары тапшыруга багышланган чыгарылыш кичәсе булды. 10 укучыбыз - алтын медаль ияләре. Бәйрәм матур теләкләргә, җыр-биюләргә бай иде. Укучыларны мәктәп директоры А.И.Ильдаров, бистә башлыгы Р.Ә. Кәримов, районның яшьләр эшләре, спорт, туризм буенча бүлек җитәкчесе И.Р. Гадельшин, Карамель бию коллективы җитәкчесе А.А. Садикова, укытучылар, ата-аналар тәбрикләделәр, уңышлар, имин юллар теләделәр.