Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

26 июнь көнне Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегендәге республика делегациясе Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында узган өлкә Сабан туенда катнашты.

Татарстанны бәйрәмдә район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге Сарман районы тәкъдир итте.
Фәнил Әнвәрович бәйрәмдә катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын ирештерде, шәхсән изге теләкләрен җиткерде. Аның сүзләренә Фәрит Мөнәвирович тә кушылды. Алар шулай ук хуҗаларга бүләкләр дә тапшырдылар. Районның үзешчән сәнгать осталары, хореографик коллективлары үзләренең җыр-моңнарын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International