Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында "Җәйге олимпия уеннары дип исемләнгән спорт бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә балалар үзләренең җитезлекләрен, кыюлыкларын күрсәттеләр, бик күп ярышларда көч сынаштылар. Бәйрәмдә балалар үзләрен олимпия батырлары дип күзалдына китерделәр.Бу чараны әзерләгән һәм үткәргән музыка җитәкчесе Филиппова И.П., физик тәрбия буенча инструктор Нуриахметова А.И. һәм тәрбиячеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез.