2021нче елның 25нче июнендә "Җәлил гимназиясе"ндә «Дуслык» көндезге лагере ачылды. Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән мәктәп яны лагере җитәкчесе Рябченко О. С. чыгыш ясады. Ул балаларга яхшы ял, лагерьда балаларны көтә торган барлык чараларда актив катнашуларын теләде. Аннары бәйрәм концерты булды. Һәр отряд музыкаль номерлар күрсәтте. Программа ахырында кунакка "Тишка" исемле күңелле Дракон килде. Бәйрәм бик күңелле үтте.