Чыгарылыш-2021

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

Чыгарылыш-2021

     Бүген, 30 июнь конне, Сарман аграр көллиятендә ин көтеп алынган бәйрәм: чыгарылыш кичәсе. Барлыгы 126 студентыбыз, укуларын тәмамлап, кулларына белгечлек һәм һөнәр буенча дипломнар алып, уку йорты белән саубуллашалар. Аларның барысы да - республикабызның авыл хуҗалыгы тармагында һәм хезмәт базарында  бик тә кирәкле белгечлек һәм һөнәр ияләре. Шулар арасында 4 студентыбыз кызыл дипломга лаек булдылар: Шигапова Ильгина, Зиятдинов Илназ, Шәймәрданов Илнур, Шәрифуллин Сабит.

      Кызганычка каршы, көллиятне тәмамлаган 15 егетебез бүгенге тантанада катнаша алмый. Алар инде армия сафларында ил алдындагы хәрби бурычларын үтиләр.

     Тантаналы кичәне көллият директоры Әһелтдинов Зөбәер Зәйнетдин улы ачты. Чыгарылыш белән котлап, студентларга һөнәри өлкәдә зур уңышлар теләде. Шулай ук тантанада Сарман районы администрациясе, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, мәдәният бүлеге вәкилләре катнашты. Аларның һәрберсе чыгарылыш студентларына үзләренең теләкләрен җиткерделәр.

    Хөрмәтле студентларыбыз, Сарман аграр көллияте дирекциясе, укытучы һәм һөнәргә өйрәтү остазлары исеменнән, сезнең барыгызны да шушы олы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Тырышып укып алган белгечлек һәм һөнәрләрегез тормышыгызда олы терәк булсын, хыялларыгыз чынга ашсын! Сезнең турыда бары тик яхшы сүзләр генә ишетеп, һөнәри уңышларыгыз белән горурланып яшәсәк иде. Хәерле юллар сезгә!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International