Шарифуллина Миннегаян әбигә 90 яшь

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

Тыл һәм хезмәт ветераны Шәрифуллина Миннегаян Нуретдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Гайфетдинов Айрат Рифкатович котлады. Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы И.Х. Хәдиуллин, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе З. Туктарова юбилярга сәламәтлек һәм якыннарының ихтирамын тоеп яшәүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International