«Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты коронавирус чикләүләре белән бәйле тәнәфестән соң Җәлил поселогы яшәүчеләренә әйләнеп кайтты. Проектны барысы да: халык, балалар, катнашучылар да сагынып көткэннэр. Кичә, 01.07.2021 конне Җәлил халкы очен, «Татнефть» ГАҖ һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә оештырылган. М. Җәлил ис. бульварга концерт белән Сарман авылы сәнгать осталары килде. Алар кешеләргә яхшы кәеф, җылы, мәхәббәт һәм шатлык бүләк иттеләр. Абыйлы-сеңелле Алмаз һәм Алинә Галиевлар, Резедә Хөсәенова, Камилә Диярова, Гөлнур Зөлкәрнәева, Искәндәр Бакиев һәм Дилүс Гомәровның дәртле җырлары берәүне дә битараф калдырмады. Айгөл Зөлкәрнәеваның харизмалы һәм дәртле биюләре тамашачыларның күңелләрен җылытты, ә яшь тамашачылар биюгә күчте. Баянсыз нинди концерт соң ул?! Тамашачылар, баянчы Таһирҗан Зарипов чыгышын бик җылы кабул иттеләр. Алып баручы Айгөл Миңнехуҗина очрашуның беренче минутларыннан ук дустанә атмосфера урнаштырды. Әлбәттә, барлык артистларны җыйган Гөлүсә Галиеваны да билгеләп үтәсе, ана рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
Бәйрәмдә җәлиллелэрнен кәефләрен яраткан җырлары һәм мәзәкләре күтәрделәр. Тамашачылар артистларга җылы рәхмәт сүзләре белән сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр, ә һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Концерт программасы иске дусларның дустанә очрашуын хәтерләтте. Ике сәгать вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Канәгать тамашачылар кунакларны озак җибәрмәделәр, яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерделәр һәм иҗади уңышлар теләделәр. Ә артистлар үзләре күтәренке кәеф белән өйләренә кайтып киттеләр, җәлиллеләрне, алга таба да алар белэн яңа очрашулар көтә, дип ышандырдылар.