Сугыш хэрэкэтлэре ветераннары коне

2021 елның 2 июле, җомга

Менә берничә ел инде 1 июльдә безнең илдә үзенчәлекле дата – сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелә. Бу-Россия өчен корал белән көрәшкән, ватан мәнфәгатьләрен яклаган барлык кешеләр турында хәтер.

   Бу көнне 01.07.2021  Җәлил поселогында герой-шагыйрь М. Җәлил һәйкәле янында бу истәлекле датага багышланган тантаналы митинг булды.

   Татарстан Республикасы Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Д.Гасанов һәлак булган сугышчыларга кайгы сузлэре , ветераннарга булган рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Чечня сугышы ветераны Исламов Р. митингта катнашучыларга хөрмәт сүзләрен һәм яшь буынга теләкләрен җиткерде.

   Һәлак булучыларга хөрмәт йөзеннән М. Җәлил һәйкәленә һәм Дан Мемориалына чәчәкләр салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International