4 июль көнне районыбыз үсешенә мәртәбәле өлеш керткән хөрмәтле шәхесләрнең берсе - Сарман авылында гомер кичерүче Шәехов Марс Мөхли улына 75 яшь тулды .
Олуг юбилее белән аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләр белән, районның социаль- икътисади тормышына керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырды . Тормыш иптәше Ләйсән Сабир кызы белән гаилә корып яши башлауларының 50 еллыгы - алтын юбилейлары уңаеннан да Шәеховлар котлаулар кабул иттеләр.