Габдрахман авылында мэдэни моhит

2021 елның 6 июле, сишәмбе

“Бер тарыдан ботка булмый”,- диләр дә бит

               Бу халык мәкале, бик дөрес. Бер тарыдан ботка булмаса да, бердәнбер артисттан концерт була икән.

          Габдрахман авылында  “шәһәрнең мәдәни мөхите” кысаларында “Татнефть” ГАЖ,  “Татнефть” хәйрия фонды ярдәмендә Гөлнара Назыйф кызы Булатова концерт оештыра, дигән хәбәрне ишеткәч, мин дә кызыксынып киттем. Бу талантлы кызны  бик хөрмәт итәм, шуңа күрә ул оештырган чараны барып карарга булдым.  Барсам, Гөлнара берүзе, музыка аппаратын корып куярга үзенең  ике укучы егетен  алып килгән. Шунда ук “масаеп” баян тора. “Кая соң синең артистларың?”,- дигән сорауга, елмаеп кына куйды:

-              Менә бит инде Әнисә апа, каршыңда басып торам,

-              Берүзеңме?,

-              Син  шигырь сөйләрсең, бу авылда  артистлар җитәрлек, бергәләп күңел ачарбыз. Минем  егетләрем дә бик талантлы. Мин бит аларны  юкка гына алып килмәдем. Минем мәктәбемнең тоткалары алар, дип җавап бирде.

-              Мин бик шат- диюдән башка сүз таба алмадым.

Концерт башланып китте. Авыл халкы  бу концертны көткән, аңа әзерләнгән булып чыкты. Бер кырыйда чәй табыны әзерләнгән. Скамейкаларны чыгарып куйганнар. Килә торалар, утыра торалар. Гөлнара сөйли, җырлый, бии. Аның сүзләренең  аһәңлелеге, җырларының матурлыгы,  гәүдәсенең сыгылмалылыгы...Егетләрен дә биетте дә, сөйләтте дә, баянда  да уйнатты. Сабитов Юнир белән Гөлнара Назыйф кызы бик матур итеп мари биюен биеделәр. Якупов Илназ  баянда уйнады.

            Халкыбыз тарихына олы фаҗига булып кергән Бөек Ватан сугышы башланганга быел  80 ел тулды. Без ул фаҗигане  мәңге онытмаска тиеш. Илназ Якупов сөйләгән Роберт Рождественскийның “Реквием” (Вечная слава) шигыре  барыбызның да күңелләрне тетрәтте. Ул егеттәге аһәң,  тавыш... күңелне әллә кайларга алып китә. Ә Рафаэл Сафин язган “Кыр казлары” шигырен Гөлнара Булатова шулай итеп укыды, чыннан да сугышка китеп әйләнеп кайтмаганнарның  җаннары, рухлары  безнең күңелләребезгә дәшә күк тоелды, аларның сәламнәрен ишеткәндәй булдык. Ләйлә Дәүләтова язган “Кеше булып кал” дигән шигырь Габдрахман авылы кешеләрен  җанлы сөйләшүгә чакырды, бәхетнең нинди һәм ни төсле булганын һәр кеше үзе аңлаганча, үзе тойганча сөйләп бирде.  Мине дә тик тотмады Гөлнара Булатова, шуңа күрә  шигырь сөйләргә үзем дә чыктым.

            Авылдашлар арасында да бик матур җырлаучы егет-абзыйлар күп икән. Һәр җырны Гөлнара Назыйф кызы җырлаганга кушылып, аңа көч биреп утыручы  Рәшит Гыйлфановны,    Назыйм абзыйны  да алкышларга күмде. Чыннан да талантлы бу  Габдрахман авылы халкы. Әле аның өстәвенә рәхмәтле дә. Шушы соңгы елларда башланып киткән мәдәни мөхит  кысаларында үткән бу чаралар  авыл тормышын ямьләндерә, эшләп арганнан соң тәннәргә ял бирә, аралашуга чакыра, чын-чынлап ял иттерә диеп,  ярдәмнәре өчен “Татнефть”  җәмгыятенә, аларны һәрдаим искә алган өчен Җәлил поселогы җитәкчелегенә бик зур рәхмәтләрен әйттеләр.. Гомерен  балалар тәрбияләүгә багышлаган Вәсилә һәм нефтьче Рафис Сагидуллиннар үзләренең үткән күңелле көннәрен, кадерле минутларын искә алып үттеләр.    Шушы    концертка, аны алып баручы  кызга хөрмәт йөзеннән Венера ханым Гыйльфанова бакчасыннан  янып торган розалар өзеп алып чыгып бүләк итте.  Халыкны төрле уеннарга катнаштыру дисеңме,  Совет заманындагы киноларның музыкаларына анализ ясау дисеңме, күмәк биюләр дисеңме, бар да булды. Кино исемнәрен, артистларның исемнәрен, музыкаль бизәлешләрне ачыклауда Рәшит Гыйльфановка тиңнәр булмаса, биюдә Рамиль Гадиев беренчелекне бирмәде. Аның очып кына йөрүе, төрле халык биюләрен дә оста итеп башкаруы безнең  халыкның шулкадәр  талантлы булуын күрсәтте. Аның егыла язып калганда да, мәтәлчек атып, аягына торып басуы , егетнең  никадәр җитез икәнлеген күрсәтте. Латыпов Сәхибҗанның шушы матур авылга багышланган , үзе язган шигырен укуы ямь өстенә ямь булды.

           Менә шундый матур,  эчкерсез, гап-гади концерт карап, соңыннан  кайнар чәйләр эчеп, пироглар ашап кунак булдык. Рәхмәт сезгә, барыгызга да, Хуҗаларга да, оештыручыларга да.

 

Әнисә Минһаҗева, Жэлил поселогы ветераннар советы председателе.

P.S. Бу сүзләрне мин авыл кешеләре исеменнән язам.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International