8 нче июль көнне илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Гаилә - һәр кешенең тормышында иң мөһим нәрсә. Гаилә бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәтә.
Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында бу уңайдан бик күп чаралар үткәрелде: тәрбиячеләребез балалар белән "Гаилә - нәрсә ул?", "Минем яраткан гаиләм" дигән темаларга әңгәмәләр уздырдылар, рәсем күргәзмәсе һәм әти-әниләр белән берлектә "Минем гаиләм логотибы" дигән күргәзмәләр оештырдылар. Бу көнне билгеләп үтү - балаларда үзләренең гаиләләренә карата мәхәббәт, ихтирам һәм хөрмәт хисләре тәрбияли.