Гаилә һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында «Форпост» үзәге тарафыннан «Гаилә –ул без!" дип аталган рэсем конкурсы уткэрелде.

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

08 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Гаилә-ул мәхәббәт һәм тугрылык хөкем сөргән дөнья. Гаилә безнең һәрберебез өчен иң мөһиме. Ул зур яки кечкенә, тату һәм бәхетле була. Бүген Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында «Форпост» үзәге тарафыннан «Гаилә –ул без!" дип аталган рэсем конкурсы уткэрелде.Конкурста 5 гаилә катнашты. Конкурсның шарты-барлык гаилә әгъзаларының кул һәм бармак эзләре ярдәмендә плакат ясау иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә урыннар билгеләнде. Конкурста катнашучыларга бүләкләрне Башкарма комитет җитәкчесе Ф.А. Вәлиев тапшырды. Ул барысына да тынычлык һәм гаилә иминлеге теләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International