Ел саен 8 июльдә Россиянең мөһим бәйрәме — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары инициативасы белән гамәлгә куелган, ул Россиянең барлык традицион дини оешмалары тарафыннан хупланган — чөнки Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү идеясенең конфессиональ чикләре юк.
Гаилә коручыларның барысы да аның иминлеге турында хыяллана. Нәкъ менә шуңа күрә, шушы нурлы, якты бәйрәм уңаеннан, "Илек" ял паркында , «Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее» хезмәткәрләре «Семейный оберег» дип исемләнгән интерактив чара үткәрделәр. Төрле төстәге җепләрдән ясалуы кызыклы мизгел булды, чөнки һәр төс төрле мәгънәгә ия. Кемдер муллык һәм иминлекне сайлап алды, кемгәдер тынычлык, тотрыклылык һәм хөрмәт мөһим булды, ә бер гаилә барлык төсләрдән дә ясап «гаиләдә берни дә артык булмас», - диде.
Бирегә килүчеләргә безнең район символикасы төшерелгән сувенир продукциясе, туган ягыбыз урманнарында, болыннарында үскән хуш исле дару үләннәреннән “Сәламәтлек янчыгы” тәкъдим ителде.
Гаилә-һәрберебез тормышында төп кыйммәт, бу безнең таянычыбыз һәм өметебез, күңел җылысы. Барыгызга да игелек, мәхәббәт һәм үзара аңлашу телибез, гаиләләр нык булсын һәм аларның һәркайсында шатлык һәм гармония хөкем сөрсен!
"Инстраграм" социаль челтәренә сылтама https://www.instagram.com/p/CREQ0llrpXA/?utm_medium=copy_link