Кичә Җәлилдэ, балалар сәнгать мәктәбе укытучылары тарафыннан, балалар очен мастер-класслар уздырылды. Балалар укытучыларны чара башланганчы бер сәгать алдан килеп көтеп тордылар. "Агач көрәкләр ясау" дигән мастер-класс үткәрелде. Агач көрәк-ризык әзерләү инструментларының берсе, әмма аны сәнгать иҗатында нигез буларак та кулланырга мөмкин. Балаларга көрәкләрне акрил буяулар белән бизәргә тәкъдим ителде. Балалар үз эшләре өчен иң якты төсләрне сайладылар. Мондый эш пөхтәлекне һәм сабырлыкны үстерергә ярдәм итә. Ата-аналар һәм балалар эш нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.
Жэлил шэhэр тибындагы поселок башкарма комитеты.