Жэлил поселогында "Мэдэни моhит"

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Бер дулкында йөздек      

        Халык бәйрәмнәрне, элекке тормышны бик сагынган иде. Чын-чынлап очрашулар, сагынып күрешүләр, хәтта күршеләрнең хәлен белүләр дә телефон, ватсап ашага әйләнеп беткән иде бит.  Ә бит без андый халык түгел идек. Татар халкы элек-электән кунакчыл булуы һәм гадилеге белән күпләргә үрнәк булды. Ә короновирус дигән яман чир безнең һәрберебезне аерым- аерым үз фатирыбызга бикләп куйды. Елдан артык шундый халәттә булдык...

        Аллага  шөкер, бу халәттән чыгып киләбез ахрысы. Шулай булмаса һәр атнаның  чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә,  “шәһәрнең мәдәни мөхите” проекты кысаларында, безне бергәләп ял итәргә чакырмаслар, “Татнефть” ГАЖ  һәм “Татнефть “ хәйрия ярдәм  фонды халыкны күркәм  Муса Җәлил исемендәге бульварга җыймас иде.                                      

        Менә 10 июль көнне дә без, Җәлил халкы, бу бульварда кабат җыелдык. Бу көнне безне Җәлил мәдәният сараеның күренекле кызы, “Йолдызларга юл” дип аталган студиянең җитәкчесе, Яна Гурешидзе җыйды. Әлмәт шәһәреннән һәм Сарманнан үзенең дусларын чакыртып, безне кич буе үз кулында тотты. Без алар белән бергә җырлап, кызыклы сорауларына җавап биреп, рәхәт итеп  күңел ачтык. Әлмәт музыка колледжында белем алып чыккан Ильсур Кирамов, 1 курс студенты  Разил Вәлиев,  башлангыч чорда әнисе Индира укыткан, әнисе кулыннан Янаның үзенең кулына күчеп, музыка һәм сәнгать дөньясын кереп киткән, ә бүген  үзе үк Сарман музыка мәктәбендә кечкенәләрне музыка дөньясына  җитәкләп алып керүче Эльвина Гибадуллина, үзебезнең җирлектә яшәүче, Александр Илюхинның  шәкерте, аның эшен дәвам итүче Ирек Гизятовлар кич буе берсен-берсе алыштырып, концерт куйдылар. Безнең халык элек-электән гармунга , баянга мөкиббән бит инде ул. Монда  Разил Вәлиевның йөгереп бармакларына сокланмаган кеше калмады. Яна Гурешидзеның матур итеп кичәне алып баруы, һәр артистының уңышлары белән таныштырып баруы, халыкны мавыктыргыч уеннары белән җәлеп итүе күңелләргә кереп калырлык булды.                                   Ильсур Кирамов заманча, татар һәм рус җырларын башкарса, Эльвинаның нәкъ үзебезчә итеп,  без белгән, без җырлап  яшәгән татар җырларын башкаруы аеруча ошады. Соң без шул ук “Сандугач”, “Уфтанма”ларны  мәҗлесләрдә күмәкләп тә,  якыннарыбызга, әти-әниләребезгә багышлап та, күңел алгысыган чакларда да җырлап яшәүчеләр ич. Шуңа андый җырлар бик тә сагындырган. Ә Яна үзе, халык нинди җырны сорый, ике дә уйламый шул җырны башкаруы белән үзенең ни кадәр күп кырлы талант иясе икәнен күрсәтте. Урысчасын да, татарчасын да сиптерде генә. Бик тә әзерлекле кыз ул, даны еракларга китәр әле аның, боерган булса. Ирек Гизятов та музыка дөньясында колач җәеп йөзәргә өйрәнгән инде, танылган артистларның репертуарларыннан да җырлар башкаруы белән үзенә ышаныч яулап бара. Уңышлар телик без аңа. Бульварга җыелган халык та төрле яшьләрдә. Шулай булса да һәр буын үзенәң күңеленә рухи азык тапты дип уйлыйм . Уртага чыгып биюче  4-5-6 яшьлек малайлар  һәм кызлар апалары, абыйлары белән бергә биеп рәхәтләнделәр.

           Шуны ассызыклап әйтәсе килә, “Татнефть” ГАЖ, һәм “Татнефть”  хәйрия ярдәм фонды башлап җибәргән бу  “шәһәрнең мәдәни мөхите” дип аталган проект чынлап та бик күп яшьләргә мәдәният дөньясына юл ача.  Яшь кеше өчен халык каршына чыгып басып, аның белән бер сулышта яшәп алу, аның  рухи дөньясына  күз салу,  үзе үк олы сынау да,  шулай ук олы тәҗрибә дә бит ул.  Шуңа күрә халык та, артистлар үзләре дә “Татнефть идарәсенә күрсәткән ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле, минемчә.

Әнисә Минһаҗева, Жэлил поселогы ветераннар советы председателе.

 

                    

 

                                                 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International