Урып-җыю техникасының уңышны җыеп алуга әзерлеген тикшерү

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Бүген Сарман районында урып-җыю техникасының уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлеге тикшерелде.

Агрофирмаларда барлык техника да тикшерелде. Районда Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев җитәкчелегендәге комиссия эшләде. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов озатып йөрде. Алар һәм комиссиянең башка әгъзалары хуҗалыкларның әзерлеген югары бәяләделәр.

Агрофирмалар арасында максималь балл-70не җыеп, беренче урынны «Сарман»агрофирмасы алды. Икенче урынны «Нөркәй» һәм «Җәлил» агрофирмалары бүлеште, алар җиңүчедән бер баллга калыштылар.

Илназ Сираевның мәкаләсе һәм фотосурәтләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International