Бүген 8 июльдән 13 июльгә кадәр булган чорда урып-җыю буенча комбайнчылар арасындагы ярышларда җиңүчеләр билгеләнде.
Аларны Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов һәм механикалаштыру идарәсе консультанты Гөлүс Фәттахов бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев катнашты.