Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Новые конкурсы - новые возможности» темасына үткәрелгән семинарда актив катнаштылар. Чара «Вертикаль» ресурс үзәге катнашында Республика ресурс үзәге тарафыннан оештырылды.
Сәламләү сүзе белән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе-Фәндәс Әнәс улы Вәлиев һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары-Индира Рәис кызы Сәхипова чыгыш ясадылар.
Айгөл Сабирова-эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Департаментының гражданнар җәмгыяте институтлары белән үзара хезмәттәшлек идарәсенең мониторинг һәм иҗтимагый үсешне фаразлау бүлегенең баш киңәшчесе яңа мөмкинлекләр турында сөйләде.
Зөлфия Нурмөхәммәт кызы Сафина- профессор,социаль проектлаштыру остазы, гражданлык җәмгыяте үсешенең төп өстенлекләрен карады.
«Единство» оешмасының директоры- Софья Мөнир кызы Хәсәнова Президент грантлары фондының мәдәни инициатива буенча төп нигезләмәләрен ачты.
«Вертикаль» үзәге белгече - Вита Петровна Гатауллина тармакара хезмәттәшлек турында сөйләде.
Спикерларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, әлеге юнәлештәге бик күп сорауларга ачыклык кертелде.