Жэлил поселогында "Мэдэни моhит"

2021 елның 16 июле, җомга

“Илек” җыр һәм бию ансамбле

 

Җырларда  җырлана торган Сарман шул ул!  Илһам һәм Зөһрәләр ягы! Юккамыни,  аның тугайлары, зәңгәр таулары  турында җырларда җырлана. Талантлар ягы, аларны тудыра һәм үстерә белә торган як шул ул.

 “Татнефть” ГАҖ, “Татнефть” хәйрия фонды ярдәме белән башланып киткән концертларның чираттагысын, Сарманнан килгән артистларны,  “Илек” җыр һәм бию ансамбле концертын карап утырабыз. Бер бер артлы матур җырлар, биюләр...

Ансамбль  кызлары һәм егетләре каршыбызга чыгып тезелгәч башта матур киемнәренә сокландык. Аларның үзәкләреңә үтәрлек моң, аһәң белән  “Ак калфак” җырын башлап җибәрүләре булды, таныш моңнар безне тетрәтте. “Каз канаты” җыры  үткәнебезгә әйләнеп карарга мәҗбүр итте. Телебезнең , җырларыбызның бер генә халыкта да булмаган  моңга  никадәр бай икәнен тагын бер кабат  исебезгә төшерде. Алып баручы Айгөл Миннехуҗина туган якка, туган җиргә, туган телгә, гаиләгә багышлап әзерләнгән бу  концертта туган як, гаилә кыйммәтләренә кабат- кабат әйләнеп кайтып, җыр аша, уеннар аша тамашачыларны үз кулында тотты. Алия Шигапова,  Рәфәт Абдуллин, Марселия Гараевалар заманча җырларны да, халыкның  инде күптән үзенеке иткән элекке җырларын да бик теләп башкардылар. Марселия Рөстәм Яхин иҗат иткән  “Серле күзләр” романс башкарып, татар халкының атаклы, олы композиторына хөрмәт күрсәтте.  Рәфәт Абдуллин башкарган “Идел буе каеннарына” җыры  безне яшьлеккә алып кайтты. Сарманыбызның кабатланмас талант иясе Илһам Шакировны каршыбызга бастырып куйгандай итте. Аны сагынып искә алдык. Алия һәм Алмаз  Галиевләр бүген дә концертның үзәгендә булдылар. Алия Галиева шушы матур, талантлы ансамбльнең оештыручысы да, солисткасы да.  Ул татар халык җырларыннан тезмә ясап җырлавы белән талантының зурлыгын да дәлилләде. Җырлый да, бии дә , афәрин. Камил Диаров, Таһирҗан  Зарипов, Резеда  Хөсәеновалар җырлап та, биеп тә безнең күңелләрне ачтылар. Биюче егет белән кыз, Раилә Биктимерова һәм Ильнур Шәймардановлар шаян биюләре, сыгылмалы гәүдәләре һәм җиңел хәрәкәтләре белән  сокландырдылар. Кыскасы,   “Илек”җыр һәм бию ансамбле  бүген үк зур уңышлары белән мактана ала. Туган илгә мәхәббәт белән сугарылган җырларына  Тукаебызның “Пар ат”ын да кушып төзелгән композиция кемне генә битараф калдырды икән. Мин аларга сокланып утырдым һәм “алга таба тагын да биегрәк үрләр яуларга насыйп булсын аларга”,- дип теләкләр теләдем. Миңа бик күпләр кушылды. Бу алкышлардан да күренде.

Концерт уеннар белән аралаштырып алып барылды. Ә Җәлил халкы  уеннарга катнашып, табышмакларга җавап биреп, бүләкләр алып рәхәтләнеп ял итте.

Шушы матур ансамбльне безнең хозурга оештырып алып килгән Гөлүсә Галиевага рәхмәтләр әйттек. Аннан соң  үзебез дә рәхәтләнеп биедек. Күңелләр көр, төн матур, М.Җәлил  исемендәге бульварыбыз да барыбызга да ошый, нигә соң биемәскә, дөрес бит!

Зур рәхмәт шушы матур чараларны оештыручыларга. Безне элекке матур, тыныч тормышка алып кайтып баралар шикелле.

 

Әнисә Минһаҗева, Жэлил поселогы ветераннар советы председателе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International