Жэлил поселогында балалар очен мастер - класслар

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Шимбә көнне 17.07 Җәлил поселогында балалар өчен төсле картоннан "Чәчәкләр арасында аю" дигән мастер - класс үткәрелде. Балалар эшне аппликация рәвешендә башкардылар. Балалар аюнын аерым олешлэрен  узара ябыштырдылар һәм композицияләрне төрле төстәге чәчәкләр белән тутырдылар.. Балалар бу эшне тырышлык һәм игътибар белән эшләделәр, һәр детальне җентекләп ябыштырдылар.

   Кайбер балалар ата-аналар белән уртак иҗади эш башкардылар. Мондый эш балаларның вак моторикасын үстерә. Балалар детальләрне тиз арада тоташтырырга, клей белән бик сак итеп эшләргә өйрәнделәр.

   Балаларга һәм ата-аналарга аппликация техникасы белэн эшләү бик ошады.

 

                                                                                                     Жэлил поселогы башкарма комитеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International