22 июль көнне 3 нче санлы «Аленушка» балалар бакчасында, «Юл хәрәкәте иминлеге атнасы» кысаларында, Сарман районы бүлекчәсе җитәкчесе Ситдыйкова Алсу Рәзин кызы белән берлектә, "Куркынычсыз җәй" дип исемләнгән спорт чарасы үткәрелде. Чараны физик культура буенча инструктор Жопбыева Р.М. үткәрде. Чараның максаты: юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту, физик сыйфатлар: җитезлек, тизлек, чыдамлык. Спорт күңел ачу барышында балалар төрле эстафеталарда катнаштылар. «Светофор» хәрәкәтле уенында балалар юлда үз-үзеңне тоту буенча гамәли күнекмәләрне кулландылар. Эстафеталарда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп, самокатларда йөрделәр. «Юл билгесе» конкурсында тәрбияләнүчеләр юл билгеләре пазллары җыйдылар һәм аларның билгеләнеше турында сөйләделәр. Чара ахырында Алсу Разиновна балаларга юлның йөрү өлешендә барлыкка килергә мөмкин булган куркыныч хәлләр турында сөйләде. Танып-белү әңгәмәсеннән соң ул балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча өстәл уеннары бүләк итте һәм аларга юл хәрәкәте кагыйдәләренә карата шундый ук игътибарлы булып калуларын теләде.