Бүген Сарман районына эш визиты белән алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының нефть һәм газ разведкасы һәм чыгару буенча беренче урынбасары Татнефть» - «Татнефть-Добыча» ҖАҖ структур бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәлимов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары Азат Ягъфәров кылды. Визит барышында аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.
Эш сәфәре барышында «Татнефть»ГАҖ финанс ярдәме күрсәткән объектларда:Рангазар авылындагы объектларда, Җәлил беренче санлы мәктәбендә булдылар.
Аннары кадерле кунаклар «Тырыш»чишмәсен капиталь төзекләндерүдән соң ачу тантанасында катнаштылар.
Шулай ук районның "Татнефть" ГАҖ социаль проектларында, грант ярдәме конкурсларында катнашуы турында да сүз барды.