Жэлил поселогында "Мэдэни моhит"

2021 елның 30 июле, җомга

Рәхәт итеп ял иттек.

 

           Кичэ,  29 июль конне , тагын концертка чыктык әле. Сарманлылар килгәннәр. Өченче мәртәбә карыйбыз,  килгән саен яңалык. Һич туйдырмыйлар. Бүген җырлары, биюләре  белән генә түгел, шаян номерлары белән дә таң калдырдылар hэрбарчабызны. Гаилә, мәхәббәт, яшьлек, картлык темаларын эченә алган  кыска гына  мини спектакльләрен карап, үзебезне танып утырдык. Чын-чын. Барысы да тормыштан алынган.  Кемнең генә башыннан кичмәгән соң ул яратышу, көнләшү,  әти-әни-балалар мөнәсәбәте. 80 яшьлек авыл карчыгының  “Балаларга килдем әле” дигән сүзен, “Бала тудырырга килгән” дип аңлаган саңгырау карчык та,  корпоротивка барырга киенеп ясанган ирен хатыны бар хәйләсен эшкә җигеп, кызлар күзе төшмәслек итеп киендереп җибәрүе дә,  егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләр дә матур юморга төрелеп,  көлә-көлә карарлык итеп бирелгэн. Сәхнәгә  чыккан чакта тау хәтле баянын тотып чыга торган Рәйнә Асанова  баянсыз да бик матур җырлый икән бит. Рөстәм Таҗиев безнең өчен таныш булган җырларны яңача, гел үзенчә итеп җырлап башта аптыратты, аннан соң сокландырды. Ландыш Рахимованың саф, яңгыравыклы,  матур тавышы бер сокландырса, Алина һәм Алмаз Галиевлар  тамашачыларның  мәхәббәтен яуладылар. Афәрин, Гөлүсә Галиева, шәп балалар үстергәнсең, шәп коллектив туплагансың, алып баручының  да шәбен, юморга да, сүзгә дә остасын тапкансың. Сәмәрә Хайруллинаң  2 сәгать буе тамашачыны үз кулында тотты.

 

Тамашачылар исеменнән Әнисә Минһаҗева, Жэлил поселогы ветераннар советы председателе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International