Сәгыйдуллиннарнын алтын туйлары.
Бүген бергә гомер итүче Сәгыйдуллиннар гаиләсе 50 еллык юбилейларын билгеләп үтте. Бу көнне аларны Жэлил башкарма комитеты җитәкчесе Галләмов Илшат Фикс улы һәм Жэлилнен 1 нче урта мәктәбе директоры Идрисова Гөлшат Язкэр кызы котладылар. Сәгыйдуллиннарга Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башлыгы Ф.М. Хөснуллинның , Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Р. А. Кәримовның Рәхмәт хатлары, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Рафис Салих улы Абдрахман авылында 19.07.1942 елда туган. Сөләй урта гомуми белем бирү мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлаган, Җәлил поселогынын кичке мәктәбендә һәм ШБКда укыган. 3 ел армия сафларында хезмәт иткэн һәм туган авылына эйлэнеп кайткан. Хезмәт итеп кайтканнан сон, Саратов техникумына укырга кергэн һәм аны уңышлы гына тәмамлаган. НГДУ «Сулеевнефть»та куп еллар һөнәре буенча энергетик (челтәр районы башлыгы) булып эшлэгэн, 64 яшендә лаеклы ялга чыккан.
Вәсилә Миргаҗәм кызы Сарман районынын Әлмәт авылында 05.01.1947 елда туган. Вэсилэ Миргажэм кызы Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбен тэмамлаган, аннары Казанда В.И. Ульянов-Ленин исемендэге университетнын механика-математика факультетын тәмамлаган. Укуын тэмамлагач, туган авылына кайткан һәм 1 ел Әлмәт мәктәбендә укытучы булып эшлэгэн. Лаеклы ялга чыкканчыга кадэр, Җәлил 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укытучы булып эшлэгэн.
Вэсилэ Миргажэм кызы hэм Рафис Салих улы 1970 елда танышканнар, 1971 елда өйләнешкэннэр. 1973 елда Сәгыйдуллиннар гаиләсе Җәлил поселогына күченеп килгэн.
Сәгыйдуллин Рафис Салих улы һәм Сәгыйдуллина Вәсилә Миргаҗәм кызы өч бала тәрбияләп үстергәннәр: олы кызлары - балалар бакчасында эшләгән, хәзер «Мәлләнефть» тә бухгалтер булып эшли; кече кызлары – финанс - икътисад институтын тәмамлаган һәм «Зенит» банкында эшли; уллары – КГУның геология факультетын тәмамлаган, чаңгы буенча спорт мастеры.
Бүгенге көндә Сәгыйдуллиннар гаиләсе Җәлил поселогында үрнәк гаилә булып тора.
Ин изге телэклэр белэн Жэлил поселогы башкарма комитеты