Хезмәт ветераны Җәмилә Гариф кызы ВАГИЗОВАГА бүген 100 яшь тулды

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Район Башлыгы Хөснуллин Ф.М. исеменнән Җәмилә апаны бүген Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сахипова И. Р. котлап кайтты. Мортамак авылында туып, районыбызда Иске Әхмәттә авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган хезмәте Җәмилә апаның мактаулы. 5 бала,  9 онык, 15 оныкчык хөрмәтендә Чаллы шәһәрендә яшәп ята ул. Бүген инде алар үзләре зур хөрмәткә лаек кешеләр. Шушындый хөрмәтле олуг яшькә җитеп тә, Җәмилә апада яшьләрчә энергия һәм ихтыяр көче, тормыштан ямь табып, шөкерана кылып, сокландырып яши ул. Сезгә сәламәтлек теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International