Әминә апа 90 яшен Кәләйдә бәйрәм итә

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Сарман районы Иске Әлмәт авылында туып, Боламыкта гомер кичергән Шәрипова Әминә Вилдан кызына бүген 90 яшь тулды. Бүгенге көндә ул Әлмәт районы Кәләй авылында кызы һәм кияве тәрбиясендә яши. Олуг юбилеен да шунда билгеләп үтә. Ветеранны туган көне белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Илдар Һәдиуллин, аның урынбасары Гүзәлия Гавасетдинова, авыл ветераннар советы рәисе Мөнирә Исмәгыйлева да юбилярга сихәт гомер, киләчәктә дә кадер-хөрмәт теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International