Районга республиканың Урман хуҗалыгы министры килде

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Сарман районына эшлекле сәфәр кылды. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды һәм озатып йөрде. Визиты кысаларында районыбыз кунагы “Нөркәй” агрофирмасы басуларында чәчүлекләрне саклау полосасына утыртылган үсентеләрне, Ләке урманчылыгында яшь урман культураларын карады. Шунда район территориясендә эшләүче урманчылыкларның урманчылары белән киңәшмә уздырды. Шулай ук Равил Кузюров Колмәт авылы яр буенда 2019 елда утыртылган яшь каеннарның үсеше белән дә кызыксынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International