Бүген Сарманның үзәк ял паркында “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе үтте. Анда китапханәнең әкият геройлары да катнашты. Алар балалар өчен күңелле уеннар оештырдылар, аннан соң районыбыз Башлыгы белән беренче сыйныфка керүчеләргә мәктәп сумкалары тараттылар. Бәйрәм ахырында нәни дусларыбызга, укуларында уңышлар теләп, яхшы билгеләрнең символы булган йолдызчыклар бүләк иттеләр.