13 агуст көнне Үзәк ял паркында “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе һәм физкультурачылар көненә багышланган бәйрәм узды. Балалларны Сарман муниципаль район башлыгы Хоснуллин Фәрит Мөнәвирович һәм “ГранаТ-Стан-групп” холдингының персонал белән эшләү буенча баш белгече Иванова Ирина Геннадьевна бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм район мәдәният йорты үзешчәннәре һәм Сарман сәнгать мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы белән үрелеп барды.