Яңа уку елы алдыннан "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"хәйрия акциясен уздыру күркәм традициягә әверелде. Менә бүген дә Сарман авылының үзәк паркында акция узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин булачак беренче сыйныф укучыларын котлады һәм портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.