Бүген Сарманда физкультурачылар Көненә багышланган бәйрәм чаралары узды.
Бәйрәм «Өченче яшь»велоузышыннан башланды. Анда өлкән буын вәкилләре катнашты. Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр спринт һәм чаңгы ярышларында көч сынаштылар. Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Үзәк мәдәният һәм ял паркында җыелганнарны бәйрәм белән котлады, районыбызның алдынгы спортчыларына, аларның тренерларына, физкультура һәм спорт өлкәсе хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин да алдынгыларны бүләкләде. Шулай ук өлкән буын һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Өченче яшь» эстафетасы да үткәрелде. Алар " Хезмәткә һәм оборонага әзер!». Тамашачылар өчен концерт номерлары да яңгырады.