Россия Федерациясе Җир кодексының 39.5 статьясындагы 6 пунктын һәм Татарстан Республикасы Җир кодексының 32.1 статьясын үтәү кысаларында Сарман муниципаль районында өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга җир кишәрлекләре бирү буенча чаралар тормышка ашырыла. 13.08.21 г. Сарман авылында Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы хезмәткәрләре тарафыннан 33 гаиләгә Сарман авылында шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир кишәрлекләре бирелде. 2012 елдан Сарман муниципаль районында җир кишәрлекләре бирү исемлегенә 941 гаилә кертелгән. 894 җир кишәрлеге (Сарманда - 415, Җәлил бистәсендә - 855, калган торак пунктларда - 91), чиратта 47 гаилә (Сарманда - 25, Җәлил бистәсендә - 10, калган торак пунктларда - 12) бирелде.