Шәһәр тибындагы Җәлил поселогында Физкультурачылар көне

2021 елның 14 августы, шимбә

Бүген Физкультурачылар көне. Бу көнне спортчылар М. Җәлил һәйкәле янында традицион велоузышка җыелдылар. Алар белән бергә бистәнең төп урамнары буйлап велосипедта Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы да йөрде. Бәйрәм Җәлил поселогы стадионында дәвам итте. Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы, ОДМС башлыгы Сарман муниципаль районы Гаделшин И. Р., Җәлил поселогы нефтьчеләр профсоюзы рәисе Филимонов В. Н. һәм Җәлил поселогы башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Галләмов тренерларны һәм иң яхшы спортчыларны котладылар һәм бүләкләделәр. Рәсми өлештән соң, балалар пляж волейболы һәм җиңел атлетика ярышларында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International