Жэлил поселогында "Мэдэни моhит"

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Быел җәй буе “Татнефть” ГАЖ  һәм “Татнефть” хәйрия фонды ярдәме белән Җәлил халкына үзебезнең арадан чыккан артист кызлар һәм егетләр концерт номерлары бүләк итеп куандырдылар.

         12.08.2021 конне  “халыкка хезмәткә” Җәлил поселогының 1 нче урта мәктәбе егетләре һәм кызлары килгәннәр. Балаларыбызга белем бирүче укытучылар, тәрбиячеләр һәм башка хезмәткәрләр күңелгә ятышлы,  яшьлеккә алып кайтучы, гаилә, туган як кебек иң зур байлыкны кадерләргә , сакларга өйрәтүче чыгышлары, җырлары белән безнең күңелләрне айкап алдыдар.

          Чынлап та тормыш матур бит. Шушы  бәйрәмгә үз аягың белән чыга алу, яныңда якын кешеләрең, оныкларың йөгереп йөрү бәхет түгелмени? Аларның шатланып көлүләре, зур курчаклар “куян кызы” һәм “күсе малае” белән бергә биеп йөрүләре әбиләрнең дә , әниләрнең дә күңеленә хуш килгәндер.

         Талантлы безнең укытучы кызлар, егетләр. Өздереп җырын да җырлыйлар, теттереп биеп тә күрсәтәләр. Җырларның да иң күңелгә ятышлыларын сайлаганнар. “Ялгыз каен”,  “Күңел”, “Әйдә гармун уйна”, “Балан”, “Чияле тау”, “Син сонгы тукталышым”, “Ярый әле дуслар бар” һәм башка бик күп җырларны башкардылар. Тамашачының кушылып җырлап утыруы үзе үк бәйрәмнең уңышын сөйли ич. Үзе үк шигырьләр язучы, үзе җырчы Фәнүзә Соловьева, Гөлнар Фәйзуллина, Ләйсән Гарайшина , ансамбль кызлары,  Эрит Гизятов, Рүзәл Вәлиев кич буе халыкны үз кулларында тоттылар.  Ә биючеләре... Ул сыгылмалы гәүдәләре ис китәрлек. Тамаша карарга килгән укучылары да  укытучыларына кушылып биергә йөгереп  чыктылар. Шушы ук мәктәптә укып чыккан, Җәлил музыка мәктәбен тәмамлаган  Рүзәл Вәлиев  баяны белән кызларны да җырлатты, үзе дә оста итеп  төрле җырлардан тезмә уйнап сөендерде. Мондый талантлы яшьләр, укытучылар барында безнең телебез дә, милләтебез дә  яшәр.

          Концертны шаян сүзләр белән аралаштырып,  халык мәкалләрен һәм гореф гадәтләрне искә алып  барган Гөлнара Фалих кызына рәхмәтле калдык. Ә инде   шушы мәктәпне җитәкләүче,  коллективы белән матур итеп эшләүче мәктәп директоры Гөлшат Язкар кызына ничек инде рәхмәт әйтмисең. Аңарга да, коллективына да саулык-сәламәтлек, алга таба да авыр хезмәтләрендә уңышлар теләп таралыштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International