Яратып яшик
Әйе шул , яратып яшәгәндә генә тормышың да мәгънәле, эшләрең дә уңышлы, синең яшәвең дә кем өчендер кирәк була, бары тик сөенеч кенә китерә.
Без 14.08.2021 конне «Яратып яшик» дип исемлэнгэн Җәлил поселогынын 2 нче номерлы урта мәктәбе әзерләгән концертны карадык. “Татнефть” ГАҖ, “Татнефть“ хәйрия ярдәм фондының “Шәһәрнең мәдәни мөхите “ кысаларында үткән бу концерт туган якка, туган туфракка, ата-анага мәхәббәт белән сугарылган иде.
“Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип аталган җыр белән башланып китте ул. Чын зурларча, яратып башкарды аны Фаиз Хисматов. Ул бик талантлы бала, киләчәктә без аны ишетербез әле. “Ай былбылым” ын ишетү генә дә татар моңының бөеклеген күрсәтте.Талантлы балаларны алып килгән 2 урта мәктәп. Җәлил музыка мәктәбендә белем алган, “Созвездие - Йолдызлык” ның бер йолдызчыгы Айсылу Хәбибуллинаның җырлавын, Степанова Русананың флейтада уйнавын, Эдуард Асадовның дәртле биюен, Болтоносов Данил башкарган Расул Гамзатов язган “Берегите друзей” дигән шигырен, Жасмин Кашапованың урыс әдәбиятенә мөрәҗагать итүен дә ошаттык. Булат Сөләймановның яратып җырлый торган “Янып калыйк” җырын бүген шушы мәктәп балалары үзләренең девизы итеп алганнар. Музыкант егетләрне дә халык бик ошатты. Шул арада алып баручылар Ландыш Шәйдуллина һәм Регина Петрякова гомернең асылын аңлауга юнәлдереп, яшәүнең матурлыгын күрергә чакырдылар.” Аларның “минем көчем тирән тамырларда, челтер чишмәләрдә, туган җиремдә” дигән сүзләре барыбызның да уй-фикерләрен чагылдырды. Ә Энҗе Вәлиева “Чияле тау “ җыры белән яшьлеккә алып кайтты. Кыскасы, без, “Нәрсә ул бәхет?” дигән сорауга җавап таптык. Гаилә, туган йорт, Туган ил- менә шулар барысы бергә “ бәхет” була икән!
Шушы мөмкинлекне тудырган “Татнефть” җитәкчелегенә, шушы бәйрәмне оештырган поселок хакимиятенә бик зур рәхмәтле булдык.
Әнисә Минһаҗева, Жэлил поселогы ветераннар советы председателе.