18.08.2021 конне Җәлил поселогында, ел саен үткәрелә торган, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дип исемлэнгэн хәйрия акциясе узды. Без булачак беренче сыйныф укучыларына Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова белән бергә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырдык. Бу балалар - тәрбиягә бала алган гаилә балалары, инвалид балалар, эшсез ата –аналар гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар. Спонсор ООО «УК «ГранаТ-Стан Групп». Шулай ук, Индира Рәис кызы балаларга булачак Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне турында сөйләде, ул 22 август конне булачак.
Жэлил поселогы башкарма комитеты