Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 21 августы, шимбә

Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.  Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 5-10 м, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр, көндез урыны белән секундына 23 метрга кадәр. Көндез максималь һава температурасы + 35..+39˚.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

3. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән очаклар зур куркыныч тудыра ала.

4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

5. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International