Җәлил бистәсендә "Безнең ишегалды-игелекле күршеләр" бәйрәме

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Җиңүнең 30 еллыгы урамы буенча 23,25,27 нче йорт ишегалдында Җәлил мәдәният сарае оештырган бәйрәм узды. Күп санлы тамашачыларга үзешчән артистлар башкаруындагы номерлар тәкъдим ителде, аларга яхшы кәеф бүләк иттеләр. Ишегалдында яшәүчеләрнең артистларга кушылып җырлавын һәм күңелле итеп биюләрен күрү бик куанычлы булды. Мондый җылы очрашулар барыбызны да сөендереп, уңай энергия белән баетып торыр дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International