Муса Жэлилне hэм анын корэштэшлэрен искэ алу коне.

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Ел саен, 25 август конне безнең шәһәр тибындагы поселогыбызда герой-шагыйрь хөрмәтенә Татарстан Республикасында һәм аннан читтә шагыйрь Муса Җәлилне һәм башка көрәштәшләрне искә алу көне билгеләп үтелә.

   Муса Җәлил-татар халкының бөек шагыйрьләренең берсе. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына иң яхшы һәйкәл – аның шигырьләре һәм җырлары, шул эшлэрендэ герой-шагыйрь үз Ватанына тугрылык турында ант иткән, анда ул фашизмга каршы улем белән көрәштә катнашкан миллионлаган совет кешеләренең рухи матурлыгы турында сөйләгән. Җәлил шигырьләрен укып, халкыбызның жиңелмәслек кочен сизэбез.

   1944 елның 25 августында Германиядэ ватандашларыбыз – каршылык көрәшчеләре: Гайнан Курмаш, Фуат Сайфульмулюков, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Муса Джалиль, Гариф Шабаев, Ахмет Симаев, Абдулла Батталов, Зиннат Хасанов, Ахат Аднашев, Галлянур Бухаровларны жэзалаганнар.

  Бөек Ватан сугышы илебез тарихында иң фаҗигале һәм бер үк вакытта героик, алар безнен хэтеребездэ мэнге калыр. Күпме генә еллар үтсэ дэ, сугыш елларынын  авырлыкларын  жинуне горурлык белән искә алырбыз, хәтер  -  кешеләрнең йөрәкләрендә мәңге сакланыр.…

   Бүген Җәлил поселогында М. Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көненә багышланган митинг узды. Герой-шагыйрьне искә алырга дип Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Ф. М., Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Поминов А. и., Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сәхипова и. Р., "Татнефть" ГАҖнең социаль программаларны алып бару үзәге җитәкчесе урынбасары Салихов Х. М., Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Идрисова Г. Я. , мэктэп укучылары, коллективлар, оешмалар килделәр.     

                                                                                                           Жэлил поселогы башкарма комитеты

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International