2021 елның 25 августында Җәлил мәдәният сарае фойесында Татарстан Республикасы Милли музееның «Татарстан АССР – ТАТАРСТАН Республикасы: вакыт, вакыйгалар, кешеләр»күчмә күргәзмәсен ачу тантанасы булды.
Һәр стенд, күргәзмәдә һәр фотосурәт-ул кече Ватаныбызның зур тарихының бер өлеше, Татарстан АССР төзелешендә тарихи әһәмияткә ия булган, әһәмиятле вакыйгаларны һәм казанышларны чагылдыручы документаль таныклыклар.
Тантанада мәртәбәле кунаклар - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Иванович Поминов, Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова катнашты.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре Гатиятуллина Нәвия Равдат кызы һәм Хәлиуллина Айгөл Рамил кызы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г. Шәйхразиевның «ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрүгә керткән өлешләре өчен» рәхмәт хатлары тапшырылды.
Татарстан Республикасы Милли музееның «Татарстан АССР – Татарстан Республикасы: вакыт, вакыйгалар, кешеләр» күчмә күргәзмәсе 2021 елның 19 сентябренә кадәр эшләячәк.