Бүген һәм иртәгә Җәлил «Старт» спорт мәктәбенең чаңгы-спорт комплексында Республика көненә багышланган Сарман муниципаль районы Башлыгы призына 2004 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында ОФП буенча республика ярышлары уза. Ярышларда катнашучыларны ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе эшләре белән идарә итүче Блохин Денис Анатольевич, ТР ФЛГиБ белгечләре Шигапова Гөлшат Гамил кызы һәм Шигина Кристина Алексеевна, Сарман муниципаль районы «Старт» чаңгы ярышлары буенча спорт мәктәбе директоры Хафизов Ш. М., Җәлил поселогы Советының оештыру эшләре буенча бүлек башлыгы Гарифуллина Г. И., «Старт» чаңгы ярышлары буенча спорт мәктәбенең Җәлил бүлекчәсе директоры урынбасары Хәбибуллин И.Г. сәламләделәр. Алар спорт ярышларында катнашучыларга уңышлар, яңа казанышлар, лаеклы көндәшләр, җиңүгә зур ихтыяр, ә тамашачыларга — уңай эмоцияләр һәм яхшы кэеф теләделәр.
Жэлил поселогы башкарма комитеты