Террорчылыкка каршы комиссия утырышы

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Бүген Җәлил бистәсендә терроризмга каршы комиссия утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе-район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Утырыш эшендә авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм Башкарма комитет бүлекләре башлыклары катнашты.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә-1 сентябрьдә "Белем көне" бәйрәм чаралары үткәрү чорында террорчылык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар, җәмәгать тәртибен саклауны көчәйтү һәм Сарман муниципаль районы мәгариф учреждениеләренең террорчылыкка каршы якланганлыгы торышы турында район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисовага сүз бирелде.

Сарман муниципаль районы «Җәлил икенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУнда террорчылыкка каршы яклануны тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турында Сарман муниципаль районы «Җәлил икенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ директоры Айдар Илдаров сөйләде.

Аннары утырышта катнашучыларны Сарман муниципаль районы Иске Имән авыл җирлегендә терроризмга каршы тору эшенең торышы белән Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International