Җәлил бистәсендә мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Җәлил мәдәният йортында  мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте.

Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Мөнәвирович Хөснуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Иванович Поминов, районның оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнаштылар.

Киңәшмәнең пленар өлеше башланыр алдыннан кунаклар район мәктәпләре, балалар бакчалары коллективлары һәм сәнгать мәктәбе тарафыннан оештырылган күргәзмә белән таныштылар.

Киңәшмә "Яңа белем бирү сыйфатына максат,  бурычлар аша" дигән тема астында үтте. Киңәшмәдә катнашучыларны Фәрит Мөнәвирович Хөснуллин сәламләде. Төп доклад белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Язкаровна Идрисова чыгыш ясады. Соңыннан тырыш хезмәтләре белән уңыш казанган укытучылар һәм тәрбиячеләр, коллективлар бүләкләнде. Август конференциясе җыр һәм биюләр белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International